Алманиядә яшәүче төрекләр сайлауларда тавыш бирә алмады

Алманиядә яшәүче төрекләр сайлауларда тавыш бирә алмады

(Төркия, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Зарипова-Четин). Алманиядә үткәрелгән сайлауларда, биредә яшәүләренә һәм Алман ватандашы булуларына карамастан, 20 меңнән артык төрек, Төркия паспортына да ия булулары сәбәпле, сайлауларда тавыш бирә алмады.

Алмания Эчке эшләр министрлыгы биш ел элек парламентта кабул ителгән канунга күрә, Алманиянең 16 штатында 600 меңгә якын төрек-алман сайлаучысының 20 мең 500енең якшәмбе көнгә билгеләнгән сайлауларда сайлау хокукына ия булмауларын белдергән иде.

Алман кануннарыннан чыгып, ватандашлар бары тик Алман паспортын йөртә ала. Башка ил паспортларына ия булганнарның Алман ватандашлыгы гамәлдән чыгарыла һәм бу ватандашлар сайлауларда тавыш бирә алмый. Алман ватандашлары бары тик Ауропа берлегенә кертелгән өлкәнең яисә аерым бер рөхсәт белән генә башка бер өлкәнең ватандашы була ала.

Алман илендә яшәгән меңнәрчә төрек, Алман ватандашы булуларына карамастан, нәкъ менә бу канунга күрә сайлауларда тавыш бирүдән мәхрүм калды.