Татарстан синоптиклары иртәгә яшен һәм томан була дип кисәтә

Җилнең көчәюе дә көтелә.
(Казан, 19 август, "Татар-информ"). Бүген кич, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җил көчәю һәм томан булачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.Томан төнлә һәм иртән төшәр дип фаразлана.