«Татар-информ»да WorldSkillsта шәһәр программасы турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 нче август көнне, 13.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында шәһәр программасына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Казан Башкарма комитеты аппаратының спорт проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Роман Ивачев, Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары Максим Денисов катнашачак.

Матбугат конференциясендә шәһәрнең транспорт инфраструктурасы, кунакханәләр әзерлеге турында сөйләячәкләр. Иминлекне тәэмин итү, туклану белән тәэмин ителеш мәсьәләләре дә каралачак. Шулай ук чемпионат чорында Казанның парк зоналарында һәм җәмәгать киңлекләрендә узачак чаралар турында сөйләячәкләр.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Теләгән кеше онлайн-видео комментарийларда, WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номерына сораулар бирә ала. Массакүләм- мәгълүмат чараларын күрсәтү сорала.

Массакүләм-мәгълүмат чараларын аккредитацияләү түбәндәге электрон почта аша уза: pr@tatar-inform.ru.