19 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда яңа КАМАЗ моделен сынап карады, Камал театры Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Таңбатыр» әкиятен куячак.

Камал театры Румыниядә халыкара фестивальдә Фәрит Бикчәнтәев әсәрен күрсәтә / Бирегә Германия, Израиль, Болгария, Венгрия һәм Румыния театрлары килә, Камал театры Россиядән бердән-бер катнашучы була.

Казан лицее укучысы Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында җиңде / Санкт-Петербург укучысы Лилия Редина да "алтын" яулады, ә мәскәүле Алеся Иванова "көмеш" медаль алды.

Тинчурин театры WorldSkills чемпионаты көннәрендә премьералар күрсәтәчәк / Бу көннәрдә "Алай түгел, болай ул", "Син бит минем бергенәм" спектакльләре тәкъдим ителәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тармак министрлыклары авыл халкына ярдәм итәргә тиеш / Ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы гына түгел, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Төзелеш министрлыгы да яңа проектлар эшли алырлыгын әйтте.

“Иске Казан түгәрәк уены” фестивале эмблемасы яңартылды / Эмблема төрле төстәге таҗлы көнбагыш чәчәгеннән гыйбарәт.

Камал театры Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Таңбатыр» әкиятен куячак / Әкият Кече сәхнәдә декабрь аенда чыгарылачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда яңа КАМАЗ моделен сынап карады / "Уңайлы, йомшак, бик җиңел идарәле, тавышсыз машина", - дип бәяләде.

Чаллыда районнарга үзләре җитештергән продукцияне сату өчен шартлар тудырылачак / "Районнан башка шәһәр яшә алмый дип саныйм", - ди Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Камал театры иҗат белән хакимият турында пьеса куячак / Ркаил Зәйдулланың Камал театры планына кертелгән пьесасын театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзе куячак.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләр социаль торакка конкурста катнаша ала / Быел жюри 49 җиңүчене билгеләячәк.

Кама буе зонасында шәхси хуҗалыкта сыерлар саны кимегән районнар билгеле булды / "Сыер тотуга күндерүнең иң яхшы ысулларының берсе - сөт бәяләрен күтәрү", - дип Марат Әхмәтов.

«Шомбай-fest» курчак театрлары фестиваленең программасы билгеле булды / Быелгы фестиваль «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының 75 еллыгына багышлана.

Татарстанның дүрт районында быел бер мини-ферма да төзелмәгән / Бу исемлеккә Бөгелмә, Минзәлә, Алабуга, Менделеевск районнары кергән.