Балтач аэродромына - 50 яшь

Шул уңайдан бүген биредә күктә дә, җирдә дә бәйрәм.

(Балтач, 19 август, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Казан авиация спорт мәктәбенең Балтач практик күнегүләр үтү аэродромы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтү уңаеннан тамашачыларга очкычларның һавадан сәламләве, авиация спорт мәктәбе укучыларының парашюттан сикерүе, очучы-спортчылар һәм инструкторлар чыгышын тәкъдим итте, дип яза җирле басма.

Әлеге бәйрәм чарасында район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башка күп кенә кунаклар да катнашты. Истәлекле бәйрәм уңаеннан бик күп бүләкләр тапшырылды.