Яшел Үзәндә ике балыкчы үзләреннән озын балык тоткан

Аның озынлыгы 2 метр 20 см, авырлыгы 73 кг!

 (Казан, 19 август, “Татар-информ"). Яшел Үзәндә яшәүче ике балыкчы Сергей Чихирин һәм Виталий Кадякин узган атнада гигант җәен балыгы тоткан. Аның авырлыгы 2 метр 20 см, авырлыгы 73 кг! “Иделдә, гади суалчанга капты. Аны ярга сөйрәп чыгару өчен шактый көч түгәргә туры килде”, – диләр балыкчылар.

Бу хакта “Яшел Үзән” басмасы хәбәр итә.