ТР урман хуҗалыгы министры РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы каршындагы совет составына кертелде

Совет эшчәнлегенең төп максаты – Россия территориясендә урман хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү

  (Казан, 19 август, «Татар-информ»). ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы каршындагы Дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру һәм урман мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый көйләү советы составына кертелде, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

Совет эшчәнлегенең төп максаты – Россия территориясендә урман хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә норматив һәм хокукый актлар проектларына карата коллектив тәкъдимнәре әзерләү.

Совет составына Көньяк, Себер һәм Урал федераль округлары урман ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский кергән.