ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов гражданнарны кабул итә

Гражданнар ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында кабул ителә

  (Казан, 19 август, «Татар-информ»). 26 августта 16.00-18.00 сәгатьтә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов гражданнарны кабул итә.

Гражданнар Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында (Казан шәһәре, Кремль ур., 8 йорт, 301 бүлмә) кабул ителә.

Очрашуга 20-25 августта 9.00-18.00 сәгатьтә (25 августта – 9.00-15.00 сәг) 8 (843) 231-77-32 телефоны аша яки күрсәтелгән адрес буенча килеп язылырга мөмкин.

Гражданнар язылу чираты һәм шәхесен ачыклаучы документ буенча кабул ителә, дип белдерә Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.