Әлмәттә чираттагы вакансияләр ярминкәсендә Украинадан килүчеләр дә катнаша ала

Район басмасы шул хакта тәфсилли

 (Казан, 19 август, “Татар-информ”). 20 августта сәгать 9дан башлап Әлмәтнең халык мәшгульлеге үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. Анда, эшкә ихтыяҗ булган әлмәтлеләр белән беррәттән, Украина качаклары да катнаша алачак.

Анда мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эш урыннары банкы белән таныштыра, шулай ук эш бирүчеләр белән дә очрашу мөмкинлеге каралган. Психолог-профконсультантта һөнәри ориентацияңне билгеләү буенча тест үтәргә дә була, дип ачыклык кертә “Әлмәт таңнары” басмасы.