Әлмәт СПИД-үзәгендә 1148 авыру исәптә тора

Инде 3 кешедә ВИЧ-инфекция ачыкланган

 (Казан, 19 август, “Татар-информ”). ВИЧ-инфекциялеләр сафын узган атнада тагын 3 кеше – 37 һәм 57 яшьлек хатын-кызлар, 61 яшьлек ир-ат тулыландырган.

Бүген СПИД-үзәктә барлыгы 1148 авыру исәптә тора. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итә, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.