Азнакайда район аучыларын җыйдылар

Киңәшмәдә аларга өч елга бер тапкыр вакцинацияләү кирәклеге әйтелде

 (Казан, 19 август, “Татар-информ”). Азнакай районында бүген 700гә якын аучы бар. Котыру авыруы баш калкыткан бу чорда аларга зур җаваплылык йөкләнә. Ни дисәң дә, бу чирнең төп чыганагы төлкеләр, ә аларны аулап тормасаң, хәлнең тагын да катлаулануы бар.

Аучылар төлкеләр белән турыдан-туры “эш” йөрткәнлектән, район аучылары белән киңәшмәдә аларны өч елга бер тапкыр вакцинацияләү кирәклеге әйтелде. Бу процедураны үзәк поликлиниканың прививкалар ясату бүлмәсендә ясатырга була. Сөйләшү барышында аучыларга атылган төлкеләр гәүдәләре белән сак булырга, чирдән саклану таләпләре хакында да тәфсилләп аңлатылды, дип хәбәр итә “Маяк” басмасы.