Әлки районында язгы чакырылышта 31 егет армиягә алынды

Армиягә алынган егетләрнең күпчелеге район шефлык иткән Оренбург хәрби частенда хезмәт итәчәк.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, "Әлки хәбәрләре"). Язгы чакырылышта Әлки районыннан 31 егет хәрби хезмәткә алынган. Район газетасы шул хакта яза. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев хәбәр итте. Ул быелгы язгы чакырылышның тәмамлануын, районның үзенә йөкләнгән бурычларны тулысынча үтәвен дә әйтте.  Армиягә алынган егетләрнең күпчелеге район шефлык иткән Оренбург хәрби частенда хезмәт итәчәк.