Татарстанда 7 кеше агуланып үлгән

Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 5-11 июль көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 39 очрагы теркәлгән

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 5-11 июль көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 39 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 19 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 4 кеше – наркотиклар, 12 кеше - дару препаратларын, 4 кеше башка матдәләр кулланып агуланган.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 25 ир-ат һәм 15 хатын-кыз, шул исәптән 2 бала һәм яшүсмер булган. 7 кеше агуланып үлгән, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.