Түбән Камада интим хезмәте күрсәтүче притонны яптылар

Аны оештыручыга һәм балигълык яшенә җитмәгән кызга карата җинаять эше кузгатылды

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ул “Тропиканка” дигән экзотик исем йөрткән. Хәзерге вакытта әлеге агентлыкны оештыручыга һәм балигълык яшенә җитмәгән Түбән Кама кызына карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокомпаниясе” хезмәткәрләре.
Балигълык яшенә җитмәгән кыз үзенең акча эшләп алырга теләве хакында сөйләп биргән. Агентлыкны оештыручы сутенерга такси йөртүчесе аша элемтәгә чыккан. 22 яшьлек түбәнкамалы кызга шундук эш тәкъдим иткән. Химиклар урамындагы 104 нче фатирны арендага алган. Бер сәгать өчен “мәхәббәт корбаны” 1,5 мең сум акча ала торган булган.
Хәзерге вакытта “Тропиканка”ны оештыручыга карата 6 елга чаклы ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Эш судка җибәрелгән.
Прокуратура мәгълүматларына караганда, Түбән Камада хокук сакчылары ел дәвамында шундый 5-6 притонны яба.