Мамадыш шәһәре үзенең туган көнен 28 августта билгеләп үтәчәк

Мамадыш шәһәре Советының чираттагы утырышы булды

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадыш шәһәре Советының чираттагы утырышында шәһәр муниципаль берәмлегенең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауның 2010 елның 10 октябрендә узачагы хакында сөйләштеләр, дип хәбәр итә “Нократ” хәбәрчеләре.
Шәһәрнең генераль планы проекты буенча баш архитектор Рамил Миңнеханов чыгыш ясады. 2010 елның беренче яртыеллыгында шәһәр бюджетының үтәлеше турында Мамадыш шәһәре башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге башлыгы Венера Галиева сөйләде. Агымдагы елда үзенә шәһәр статусы бирелүнең 229 еллыгын билгеләп үтүче Мамадыш шәһәре көне 28 августта үткәреләчәк. Бу турыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов хәбәр итте. Депутатлар игътибарына бер урамга ике яңа исем тәкъдим ителгән иде. Алар кабул ителмәде. Якын көннәрдә шәһәр башкарма комитеты конкурс игълан итәчәк. Агымдагы елда “Мамадышның мактаулы гражданины” исеменә район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Изил Сингатуллин тәкъдим ителде. Депутатлар аның кандидатурасын бертавыштан яклап чыкты.
Утырышта шәһәр башлыгы һәм шәһәр Советы рәисе урынбасары Илдус Әхмәтовның вазыйфаларыннан 14 июльдән, озак еллар хезмәт итеп дәүләт пенсиясенә китү сәбәпле, азат итүне сорап язган шәхси гаризасы канәгатьләндерелде. Шәһәр башлыгы урынбасары вазыйфаларын вакытлы башкару эше 8 шәһәр сайлау округыннан депутат Раиф Миннәхмәтовка йөкләнде. Ә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын Александр Квасников башкарачак.