news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның геральдик символлары залы Дәүләт Эрмитажының яңа музеенда ачылачак

Татарстан Эрмитаж белән фәнни эштә дә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Оксана Романова). Дәүләт Эрмитажы Геральдика музее концепциясен эшли. Бинада ремонт һәм реставрация эшләре бара. Яңа музей залларының берсе Татарстан территориясенең дәүләт символикасына багышлана, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Илнур Миңнуллин.

ТР Президенты каршындагы Геральдика советы музей концепциясен эшләргә чакырылган. 17 июньдә Казан Кремлендә Россия Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе — РФ Дәүләт геральдмейстеры, Дәүләт Эрмитажы директорының фәнни эш буенча урынбасары Георгий Вилинбахов катнашында узган утырышта хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Татарстан Эрмитаж белән фәнни эштә дә хезмәттәшлек итәргә әзер, дип ышандырды Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе урынбасары, Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100