news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама студентлары һәм укучылар өчен җәйге медиамәктәп эшли башлады

Кызыклы мастер-класслар, сюжет төшерү, мәкаләләр язу, газета чыгару белән бергә яшь кадрларны бик күп сюрпризлар көтә.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама телерадиокомпаниясе (НТР) медиахолдингы Түбән Кама студентлары һәм мәктәп укучылары өчен җәйге медиамәктәп оештырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу — журналист булырга хыялланган кешеләр өчен уникаль проект. Биредә балалар үзләрен телевидениедә, радиода, газетада һәм интернетта сынап карый алачак. НТРның моның өчен бөтен мөмкинлекләре бар, ә иң мөһиме — биредә яшьләр белән осталык серләрен уртаклашырга әзер булган профессионаллар эшли.

Хәбәрче Светлана Шумкова сүзләренчә, балалар иң кирәкле мәгълүматны аерып алырга һәм аны кыска, әмма эчтәлекле итәргә өйрәнәчәк.

Кызыклы мастер-класслар, сюжет төшерү, мәкаләләр язу, газета чыгару белән бергә яшь кадрларны бик күп сюрпризлар көтә.

«Белем бирүдән тыш, без укучыларыбыз өчен зур булмаган конкурс оештырырга уйладык. Ул социаль челтәрләрдә узачак. Катнашучылар үз шөгыльләре турында сөйләячәк, соңыннан без иң кызыклы мәкаләне, иң кызыклы хикәяне сайлап алып, аерым билгеләп үтәчәкбез», — ди DFM — Түбән Кама радиостанциясенең программа директоры Николай Фомин.

«Безгә үзебезгә сайлау мөмкинлеге бирелде, ягъни кемдер әле үз юнәлешен билгеләмәгән булса, без башта барлык өлкәләрне дә өйрәнеп чыга һәм аннары инде үз юнәлешебезне билгели алабыз. Бу — бик яхшы, минемчә», — дип билгеләп үтте медиамәктәп укучысы Регина Вәлиәхмәтова.

НТР медиамәктәбендә белем алган һәркемгә сертификат биреләчәк. Бу документ, һичшиксез, аларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100