news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның Өтернәс авылында «Кичке уен»да гореф-гадәтләрне искә төшерделәр

Программага татар халык җырлары, биюләр, дәртле уеннары, ярышлар һәм чәй өстәле кертелгән.

Сабаның  Өтернәс авылында «Кичке уен»да  гореф-гадәтләрне искә төшерделәр
http://saby-rt.ru/

(Саба, 19 июнь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Саба районы Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре туган як мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан авылдашлар өчен «Кичке уен» бәйрәме үткәрде.

Программага татар халык җырлары, биюләр, дәртле уеннары, ярышлар һәм чәй өстәле кертелгән. Очрашу күңелле узды. Кичке якта ярда үткәрелгән чара ахырында өлкән яшьтәге кешеләрнең яшь чакларында бераз гына булса да кайтып, шул чор атмосферасына чумып кайтты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100