Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында атлар чабышында артта калучыларны да бүләкләделәр
Ат узышларында катнашучыларга 100 мең сум акчалата бүләк тараттылар.
(Әлки, 19 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Сабан туенда атлар ярышы быел аеруча кызыклы һәм җанлы үтте. Анда нигездә үзебезнең юртаклар һәм чабышкылар катнашты. Узышны тамаша кылырга килүчеләрне тагын бер күңелле вакыйга көткән икән — юртаклар, ярымтокымлы чабышкылар, авыл атлары ярышыннан соң татар атлары бәйгесе узды.
Ярышларны җанлы, эчтәлекле итеп районыбызның спорт остасы — тренер Рифкать Сәгъдиев алып бара. Менә ул тамашачыларны беренче ярышта катнашучы атлар, аларның хуҗалары белән таныштырды. Иң элек ярымтокымлы атлар ярышына старт бирелде. Бу бахбайлар 2400 метр ераклыкка чаба. Димәк, төп трибуна яныннан ике тапкыр узып китәчәкләр.
Беренче әйләнештә үк «Алексеевскдорстрой» ның Марсель кушаматлы аты белән Михаил Недорезов алга чыкты һәм дистанциянең буеннан буена лидерлыкны саклады. Икенче булып финишка Түбән Әлкидән Салават Исхаков килде. Салават Сабан туйларында, ат чабышларында күп тапкырлар җиңү яулаган егет. Өченче булып исә финиш сызыгын шул ук Түбән Әлкидән җайдак Радик Гәрәев аты узды.
Авыл атлары узышы да һәрчак кызык үтә. Болар бит йорт-җирдә мең дә бер төрле эш башкаручы акыллы, күндәм маллар. Аларга Сабан туена дип махсус ашату, өйрәтүләр дә бик эләкми. Шуңадыр да бу атлар узышканда тамашачылар арасында аерым бер кызыксыну, җанлылык хөкем сөрә.
Соңгы булып килгән Рәис Төхвәтуллинга һәм аның Майка исемле турысына халык аерым бер хөрмәт күрсәтте. Бу татар халкының электән калган күркәм гадәте — ярышта ахырга калган ат өчен махсус бүләкләр дә әзерлиләр. Юхмачы авыл җирлегеннән килгән Рәис Төхвәтуллин бәйгенең иң өлкән катнашучысы икән. Ул алтынчы дистәне ваклый. Тугры атына да 17 яшь инде.
Һәм менә татар токымлы атлар ярышы башланды. Бу бәйгене район Сабан туена махсус килгән «Татаркино» төркеме дә төшерде. Болар узыш атлары түгел. Әмма соңгы елларда республикада татар атлары өчен аерым бәйгеләр уздырыла башлады. Татар атлары бик матур чабыш күрсәтте.
Ат узышларында катнашкан һәркем Сабан туе бүләкләренә ия булды. Бәйге ахырында тагын бер күңелле хәл көткән икән. Нәсел тамырлары районның Татар Төгәлбәе авылына тоташкан Зөфәр Кәримуллин үзенең теләктәше Рөстәм Алтынбаев белән ат узышларында катнашучыларга 100 мең сум акчалата бүләк тараттылар. Бүләкләнүчеләр арасында җиңүчеләр генә түгел, иң яшь, иң өлкән җайдаклар, ахырдан килүчеләр дә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз