Латин Америкасы Төркия сериалларын күпләп сатып ала башлаган

Шәрык белгече сүзләренчә, бу милли мәдәният үзенчәлеген таратуның бер ысулы.

(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Латин Америкасы Төркиядә төшерелгән сериалларны сатып алып күрсәтә башлаган. Бу хакта шәрык белгече, Мәскәү дәүләт университетының өлкән мөгаллиме Анна Беликова әйтте.

«Без әти-әниләр белән Латин Америкасы сериалларын карый идек. Ул якны сериалларның ватаны дип тә атап була. Хәзер Латин Америкасы Төркия сериалларын сатып ала башлаган», — диде ул «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсларында.

Аның фикеренчә, бу милли мәдәният үзенчәлеген таратуның - иң яхшы ысулы. «Моннан тыш, Төркия дәүләт кысаларында ислам динен яклый», — дип өстәде белгеч.