news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйри фәнни эш белән шөгыльләнә алмаганга күрә хатыныннан аерылган булган

Татар галименең күрше авылы кызына өйләнүе һәм аның белән бер ай чамасы торганы билгеле.

(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйрине якташлары күрше авылы кызына өйләндергән булганнар, әмма ул бер ай да тормыйча аерылган. «Сәбәбе — фәнни эш белән шөгыльләнә алмауда», — дип сөйләде Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов.

Дин белгече сүзләренчә, Каюм Насыйриның якташлары күрше авылдан иң чибәр кызны алып килеп, өйләндерәләр. Ул вакытта галимгә кырык яшь чамасы була.

«Бер ай да үтми, Каюм Насыйри мәҗлес җыя һәм яшь кызның әтисенә: «Мин бүген аерылам», — дип әйтә. Халык аптырашта кала. Кызга бернинди дәгъвам юк, ул — искиткеч хатын. Әмма өйләнгән көннән башлап мин бер тапкыр да эш өстәле артына утырып, эш эшли алмадым», — дип әйтә һәм яшь киленне кире әтисенә кайтара», — диде Сөләйман Рәхимов.

Дин белгече моны «сәер вакыйга» дип бәйләде. «Яше дә булгандыр инде, ул чакта кырык яшьтә инде бабай булганнар. Кеше бик тиз картайган, кеше гомере кыска булган. Каюм Насыйри гомеренең соңгы көненә кадәр ялгызы яшәгән», — диде ул Болгар шәһәрендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсларында.

Габделкаюм Габделнасыйр улы Насыйри - татар әгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф 1825 елның 2 феврале, Казан губерниясе, Югары Шырдан (Кече Шырдан) авылында туа. Башлангыч белемне Насыйри әтисе мәктәбендә ала, 1841–1855 елларда Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укый. 1855–1871 елларда – Казан руханилар училищесендә, соңыннан Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта.

1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза булып сайлана. Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләрен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә нигез сала.

Татар лексикологиясе буенча – русча-татарча «Лөгать китабы» сүзлеге (1892), татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗәи татари»; фонетика һәм грамматика буенча «Кавагыйд китабет, ягъни тасниф вә имлә кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892), «Әнмүзәҗ. Лисаныбызның сарыф вә нәху кагыйдәләре бәянында» (1895) хезмәтләрен яза. Насыйри җитәкчелегендә 1871–1897 еллар аралыгында «Казан календаре» басылып чыга. 1902 елның 20 августында Казанда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100