Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Греция ковидка экспресс-тест узган россиялеләргә керергә рөхсәт итте
Карар 26 июньгә иртәнге сәгать 6га кадәр гамәлдә.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Греция хакимияте Россия туристларына ковидка тискәре ПЦР-тест урынына экспресс-тест белән керергә рөхсәт иткән. Министрлыкара карар хөкүмәт газетасында басылып чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости.
Элеккеге карар 21 июньгә кадәр гамәлдә булырга тиеш иде, әмма аның урынына бүген иртән яңасы үз көченә керде. Документ 26 июньгә иртәнге сәгать 6га кадәр гамәлдә.
Илгә керүче россиялеләр саны буенча чикләүләр юк. Россия туристларына вакцинация сертификаты, тискәре ПЦР-тест, экспресс-тест яки коронавирус белән авырганлык һәм антитәнчекләр булу турында белешмә булганда карантинда торырга кирәкми. Бу кагыйдәләр шулай ук 12 яшьтән зуррак балалар өчен дә каралган.
14 майдан ил хакимияте туристлар өчен чикләр ачты, әмма барлык дәүләтләр өчен дә түгел. Илгә Европа Берлеге һәм Шенген килешүе дәүләт-әгъзалары гражданнары, шулай ук тагын 26 илнең, алар арасында Россия дә бар, даими яшәүчеләре керә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз