Татарстан шәфкать туташы лотереяга бер миллион сум акча откан

Откан акчаны хатын-кыз үзенең кызына фатир алуга тотачак.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Татарстан шәфкать туташы Светлана Әхмәтҗанова 1 миллион сум откан. Бу хакта "Рус лотосы" матбугат хезмәте хәбәр итә.Откан акчаларны ханым үзенең кызының теләген үтәүгә сарыф итәчәк һәм аңа фатир сатып алачак, дип билгеләп үтелә.