Теләче районында М7 трассасында санитар авиация вертолетлары төшә башлаячак

Россия юллар агентлыгы федераль челтәрдә юл сервисы объектларын үстерү концепциясен тормышка ашыра.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Россия федераль юллар агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Старовойт федераль юллар буенча Казан – Новосибирск маршрутында “Ирбис” күпфункцияле юл сервисы белән танышты.

Комплекс М7 “Волга” автомобиль юлының 843 нче чакрымында урнашкан. Ул йөк һәм җиңел автомобильләр тукталышы, шулай ук катастрофа медицинасының кизү торучы реанимобиль һәм вертолетлар өчен көйләнгән.

“Федераль трассада машина йөртүчеләрнең сәламәтлеге буенча төрле проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Шунлыктан республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика клиник хастаханәсе белән хезмәттәшлекне тәкъдим иттек. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрне тиз арада эвакуацияләү өчен вертолет төшеп утыру парковкасын булдырдык”, – дип сөйләде журналистларга “Транзитсити” (Irbis) финанс директоры Роман Фатыйхов.

Сүз уңаеннан, катастрофа медицинасы хезмәте вертолеты тукталышка бүген беренче тапкыр төште. “Республика клиник хастаханәсеннән биш минут эчендә, Бөгелмәдән бер сәгатьтә очып килеп җитә. Шулай итеп, кыска вакыт эчендә зыян күрүчене Республика клиник хастаханәсенә илтеп җиткерү мөмкин”, - дип билгеләп үтте ул.