Антальяда көнкүреш калдыгыннан электр энергиясе алачаклар

ТЭС июльдә тест режимында эшли башлаячак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Төркиянең туристлар башкаласы Антальяда көнкүреш калдыклары нигезендә эшли торган җылылык электр станциясе (ТЭС) төзелгән. Бу хакта "Анадолу" хәбәр итә.

Анталья мэры Мендерес Тюрель хәбәр иткәнчә, ТЭС июльдә тест режимында эшли башлаячак.

Аның сүзләренчә, ТЭСка узган елның ноябрендә нигез салынган. Мэр белдерүенчә, тиздән Антальяда көнкүреш калдыгы «алтын бәясендә йөриячәк».

«Яңа электр станциясе Төркиядә, бәлки Европада да, иң заманчалардан санала. ТЭСның куәтлелеге 25 мегаваттны тәкшил итә, бу безнең төбәк өчен, аеруча тирә-юньне саклау буенча бик мөһим», - диде Тюрель.