19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазының вакыты билгеле, синоптиклар кабат кисәтү белән чыкты, Конфедерацияләр кубогы вакытында табиб ярдәме дә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа газ турбиналы җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты/Заманча җайланма җылылык электр станциясенең нәтиҗәлеген ике тапкырга артырачак.Татарстанда иң күп һәм иң аз мәйданда күпьеллык үләнне чабучылар мәгълүм – исемлек/Республикада малларга кышка азык әзерләү дәвам итә.Владимир Фомин Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе вазифасыннан китте/Казан шәһәре мэры бердәнбер киңәшчесенең исемен атады.Татарстанда социаль ипотека программасы модернизацияләнә/Программа барышында республикада 90 мең гаилә торак шартларын яхшыртты.Яңа ягу сезонына Казанда 5700 күп фатирлы йортны әзерләячәкләр/2017-2018 елның ягуу сезонына әзерлек 1 сентябрьгә кадәр тәмамланачак.Имамнарны бераз тәнкыйть итсәң, башка мөфтияткә китәләр – Тәлгат Таҗетдин/Мөфти Чувашстан һәм Ханты-Мансийск мөфтиятләренең Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылып чыгу сәбәбен атады.Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил хакында кисәтә/Көндез Татарстанда көчле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал.Конфедерацияләр Кубогының Казандагы беренче уенында 94 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән/Медицина ярдәме кирәк булганнарның берсе хастаханәгә салынган.Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы Казанда иртәнге сәгать дүрттә укыла/Республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла.