Казанлылар гаиләсендә уникенче бала туган

Алар быел гына Татарстан башкаласына күченгән булган

 (Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Казанда күп балалы Бочковлар гаиләсендә Россия көнендә - 12 июньдә Дарина исемле кызлары туган. Сабыйның инде 2 ир туганы һәм 9 кыз туганы бар.

Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте матбугат хезмәте мэрия сайтына хәбәр иткәнчә, Ольга һәм Евгений Бочковлар гаиләләрен 1992 елда корганнар һәм менә инде 23 ел бәхетле яшиләр. Быел апрель аенда әлеге гаилә Әлмәттән Казан шәһәренә күченеп килә. Алар 12 баланың ата-анасы гына түгел, инде әби-бабай булырга да җитешкәннәр: узган ел икенче кызлары Ангелина аларга оныкларын Георгийны бүләк иткән.

Ольга Бочкова сүзләренә караганда, гаиләләрендә һәр көн алар өчен үзенчәлекле. Ире белән бөтен эшне дә бергәләшеп башкаралар. Казанга күченгәннән соң, аларның гаиләләре яңа торак җитерә башлаган, шунда матур зур гаиләләре белән бәхет-куанычта яшәргә өметләнә алар.