ТР Парламенты депутатлары “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын асрау турында”гы ТР законы проектын карап тикшерде

Закон азык җитештерүгә китә торган терлек-туар,фәнни тикшеренү объекты булган һәм хезмәти максатларда файдаланыла торган хайваннарга кагылмаячак

 (Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты утырышы булды.

Валерий Васильев рәислегендә уздырылган әлеге утырышка чыгарылган 3 мәсьәләнең берсе - “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын асрау турында”гы ТР законы проекты. Бу мәсьәләнең җәмгыятьтә ыгы-зыгы китереп чыгаруын, аның Казан кебек эре шәһәр өчен аеручы актуаль булуын һәм көндәлек тормышта кешеләр белән хайваннарның үзара багланышында килеп чыккан иҗтимагый мөнәсәбәтләрен тәртипкә салу мөһимлеген исәпкә алып, проект өстендә эшләгән эшче төркем составына хайваннарны яратучылар җәмгыяте вәкилләре, шулай ук төрле фракцияләр депутатлары да кертелгән. Киңәшмәләр 2 айдан артык уздырыла килгән. Ләкин закон проекты әлегә чиле-пешле, бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә кануни тәртипкә салынмаганга, эш четерекле булып чыкты, дип таптылар депутатлар. Шулай да, 20дән артык төбәктә андый закон кабул ителгәне ачыкланды.

Ничек кенә булмасын, хайваннар белән эш итүдә закон белән билгеләнгән таләпләр, нормалар, кагыйдәләр булмавы төрле низагларга китерә, аның бер ягында – кеше, икенче ягында – хайван. Мәсьәләне кануни нигездә хәл итеп булмавы килеп чыккан проблеманы еш кына үз белдеге белән, хәтта җәмәгатьтә урнашкан әхлак нормаларыннан тайпылып, гомумкабул ителгән гуманлылык һәм рәхимлелек кебек кыйммәтләргә каршы килеп, ярамаган рәвештә чишүгә омтылыш бирә, дип таный комитеттагылар.

Закон проектында әйтелгәнчә, ул кеше белән хайван арасындагы аерым мөнәсәбәтләрне, йорт хайваннарының җәмгыять өчен мөһимлеген һәм кирәклеген, шулай ук йорт хайваннары артык үрчеп киткәндә кеше һәм хайваннарның гигиенасы, сәламәтлеге, иминлеге өчен куркыныч булуын һ.б.ларны исәпкә ала, республика территориясендә йорт хайваннарын карап тоту өлкәсендә һәм халык иминлеген тәэмин итү мөнәсәбәтләрен җайга сала.

Аерым алганда, анда йорт хайваннарын асрау принциплары, шартлары, тышка чыгарып йөртеп керү кагыйдәләре, хуҗасының вазифалары, йорт хайваннарын теркәү таләпләре, алар белән сәүдә итү, хайваннар өчен приютлар булдыру, хайваннарны үтертү һәм утильләштерү мөмкинлекләре күрсәтелә. Шулай ук хайваннарны асрауда хокук бозулар өчен җаваплылык та карала.

“Татарстан Республикасында йорт хайваннарын асрау турында”гы ТР законын, “Йорт хайваннарын карап тоту принциплары” дигән 2 нче маддәсеннән кала, 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кертү ниятләнә, 2 нче маддәсе исә закон басылып чыкканнан соң гамәлгә керергә тиеш була. ТР Министрлар Кабинетына, шушы законны тормышка ашыруны тәэмин итү өчен, быел 1 декабрьгә кадәр норматив хокукый актлар кабул итәргә тиеш дип карала. Ләкин бу закон азык җитештерүгә китә торган авыл хуҗалыгы хайваннары, ягъни терлек-туар, шулай ук фәнни тикшеренү объекты булган һәм хезмәти максатларда файдаланыла торган хайваннарга кагылмаячак.

Хуҗасыз йорт хайваннарының, бу очракта этләрнең, халык өчен шактый зур куркыныч янавын исәпкә алып, Татарстан Республикасы өчен әлеге закон кирәк һәм, закон проектын эшкәртеп бетерүне тизләтеп, көзгә киләсе сессиягә I укылышка чыгару зарур, ТР Президенты да андый законны озакка сузмый кабул ителүен таләп итә, дип искәртте комитет рәисе В.Васильев. Депутатлар бу фикер белән килеште.