Татарстанда кабат яшенле яңгыр явуы көтелә

Көндез Казанда - 22-26, ТР буенча – 22-32 градус җылы

 (Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә төнлә һәм көндез урыны белән ТРның көнбатыш өлешендә һәм Казанда яшенле яңгыр явуы, көчле җил булуы көтелә.

Көндез Казанда - 22-26, ТР буенча – 22-32 градус җылы.

21 нче июньгә каршы төндә республикада яшенле яңгыр явуы ихтимал. Төнлә 14-19 градус җылы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.