Татарстан таможнясы башлыгы Казанда гражданнарны кабул итә

Альберт Мавликов таможня органнары компетенциясенә бәйле сорауларга җавап бирәчәк

 (Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). 26 нчы июньдә сәгать 10.00-12.00 Татарстан таможнясы башлыгы таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов Казанда РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә (Казан, Кремль урамы, 12/20) беренче тапкыр гражданнарны кабул итә.

18-25 нче июнь көннәрендә (843) 291-92-78, 291-92-68 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк, дип хәбәр итә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.