“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең Казан – Киев рейсы 9,5 сәгатькә кичектерелгән

Борт, башка шәһәрдән соңарып килү сәбәпле, вакытында очып китмәгән

 (Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең Казан – Киев рейсы 9,5 сәгатькә кичектерелгән. “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, очкыч Казаннан сәгать 14.00 очып китәргә тиеш булган. Ләкин аны сәгать 23.30 кадәр кичектергәннәр.

Борт, башка шәһәрдән соңарып килү сәбәпле, вакытында очып китмәгән.

Барлык пассажирлар алдан ук call-үзәк хезмәткәрләре тарафыннан кисәтелгән, беркем дә аэропортта көтеп утырмый.

Шулай ук “Северный ветер” авиакомпаниясенең Казан – Анталья рейсы 12 сәгатькә кичектерелгән. Ул сәгать 20.40 очып китә. Очып китү вакытының кичектерелүе кичә кич билгеле булган.