Түбән Кама депутатлары җәйге лагерьларда булды

Бүген Түбән Каманың халык ышанычлылары сәламәтләндерү лагерьларында балалар һәм яшүсмерләрнең ни рәвешле ял итүе белән танышты.
(Түбән Кама, 19 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама депутатлары балалар һәм яшүсмерләрнең күпләп ял итү урыннарында булды.
Алар ике шәһәр яны ял базасында һәм 4 мәктәп яны лагерында булды. Бу сәфәрнең төп максаты – яшь шәһәрлеләрнең ялының ничек оештырылуы хакында белү. Халык ышанычлылары күргәннәреннән канәгать калды.
Искәртеп үтәбез, бу җәйдә Түбән Кама районында 5 шәһәр яны ял базасы эшли. Мәктәп каникуллары көннәрендә аларда 3,5 меңгә якын бала һәм яшүсмер ял итә алачак. Моннан тыш, яшьләр өчен шәһәр янында студентлар, палаткалы һәм хезмәт лагерьлары ачылган. Июльдә үк “Заря” сәламәтләндерү комплексы базасында яшь мөселманнар өчен смена башлана. Анда 9-15 яшьлек 200дән артык кеше ял итә алачак.