Фәрит Мөхәммәтшин: “БДБ илләре тарафыннан республикага карата игътибар зур”

Фәрит Мөхәммәтшин республикада бу атнада барган вакыйгаларга карата үз фикерен белдерде
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Президиум утырышында спикер Фәрит Мөхәммәтшин республикада бу атнада барган вакыйгаларга карата үз фикерен белдерде.
Аның сүзләренчә, Татарстанда тулы канлы эш алып барыла. Билгеле булганча, республикада берничә көн дәвамында Әзербәйҗан Республикасының абруйлы делегациясе булып китте. “Алар белән бик күп кирәкле һәм файдалы элемтәләр урнаштырылды, очрашулар оештырылды. БДБ илләре тарафыннан республикага карата игътибар зур. Бу үз чиратында безнең барыбызга да зур җаваплылык йөкли”, - диде Ф. Мөхәмәтшин.
Спикер кичә Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округындагы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең чираттагы утырышында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин бүген хәбәр иткәнчә, анда кара һәм төсле металл ватыкларын үтильләштерү белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнә башлаганнар. Һәм Татарстан белән тәҗрибә уртаклашырга теләк белдергәннәр. “Мин үзебездә тәҗрибәнең бик зур булмавын әйттем. ТР Президенты җитәкчелегендә республика башлыклары сәяси ихтыяр күрсәтте. Россия Федерациясенең субъекты буларак, республикага бирелгән вәкаләтләр нигезендә бу эшне тәртипкә сала башладык”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Бүген исә Татарстанга Россия парламентарийларның зур төркеме килде. Алар ике көн дәвамында Әлмәт һәм Нурлатта РФ Федерация Советының табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты һәм Дәүләт Думасының табигать ресурслары, табигатьтән файдалану һәм экология комитетларның уртак утырышы узачак. Анда кече һәм урта нефть табу компанияләре проблемалары хакында фикер алышу көтелә.
Әлеге делегацияне 21 июньдә ТР парламентында кабул итү дә көтелә.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстан җирендә бер Федераль җыенның ике палатасының профиль комитетларының уртак утырыш уздыру факты күп нәрсә турында сөйли. “Күрәсең, Татарстанның миссиясе шундый тарихидыр. Канатны бер яктан икенче якка тарту түгел, бер мәйданчыкта эшлекле уртак фикергә килү өчен зарур бу”, - диде ул.