Быел интеллектуаль милекне яклау өлкәсендәге тикшерүләр буенча 48 җинаять эше кузгатылган

Агымдагы елның биш ае эчендә республиканың хокук саклау органнары 14 миллион сумнан артык контрафактлы продукцияне гамәлдән чыгарган
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 2008 елның 5 ае эчендә, республиканың хокук саклау һәм контрольдә тотучы органнары, прокурорлары тарафыннан интеллектуаль милек объектларын саклау һәм яклау өлкәсендә үткәрелгән тикшерүләр саны, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 501 дән 581 гә кадәр арткан. Ачыкланган хокук бозуларның 244 тән 280 гә кадәр артуы күзәтелә. Кулланудан чыгарылган контрафактлы продукция 14 миллион 688 мең 937 сумны тәшкил итә. Узган елда ул 3 миллион 50 мең сумга тәңгәл булган.
Шулай ук 2008 елның беренче биш ае дәвамында 48 җинаять эше кузгатылган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең 2 нче санлы оператив-эзләү часте хезмәткәрләре тарафыннан, Казанның Гадел Кутуй урамында урнашкан җитештерү базасының финанс-хуҗалык эшчәнлеге тикшерелгән. Биредә CD һәм DVD да контрафактлы аудиовизуаль продукцияне саклау склады оештырылган. Нәтиҗәдә 500 мең данә контрафактлы продукция табылган. Хәзерге вакытта гаепле затларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары комплексы гамәлгә ашырыла.