Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышы уза

Көн тәртибенә өченче чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышын чакыру мәсьәләсе чыгарыла
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Президиум утырышы уза. Бу хакта парламентның матбугат үзәге хәбәр итә. Көн тәртибенә өченче чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышын чакыру мәсьәләсе чыгарыла.
Президиум әгъзалары шулай ук комитетларга аерым закон проектларын алдан карауга тапшыру мәсьәләсен дә хәл итәчәк, агымдагы елның өченче кварталында Дәүләт Советының эшчәнлеген оештыру чаралары планын раслаячак.
Моннан тыш, Президиум ТАССР Югары Советы оешуга 70 ел тулу белән бәйле чараларны оештыру турында карар кабул итәчәк.