Узган ял көннәрендә республика юлларында 6 кешенең гомере өзелгән

Узган ял көннәрендә республика юлларында 6 кешенең гомере өзелгән

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган ял көннәрендә Татарстанда 6 кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булган. Фаҗигаләр тизлек арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Кичә Түбән Камада иртәнге сәгать алтынчыларда Корабельная һәм Вокзальная урамнары кисешкән урында юл-транспорт һәлакәте булган. «Ямаха» мотоциклы белән 1976 елгы түбәнкамалы идарә иткән, аның йөртүче таныклыгы һәм саклык шлемы булмаган. Әлеге ир тизлеген арттыру сәбәпле, идарә итә алмаган һәм кюветка төшеп киткән. Нәтиҗәдә, йөртүче һәм аның 1978 елгы пассажиры һәлакәт урынында үлгән. Шул ук көнне Яңа Чишмә районында «ВАЗ-2114» автомобиле юлда техник яктан төзек булмау сәбәпле, туктап торган арбалы «Иж» мотоциклын һәм аның янында басып торган ир-ат белән 10нчы сыйныф укучысын бәрдергән. 1982 елгы ир-ат алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән, ә кыз күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Моннан тыш, 17 июньдә Чүпрәле районында «ВАЗ-11183» автомобиле әйләнгән. Нәтиҗәдә, автомобиль пассажиры үлгән, ул Ульяновскидан булган. Азнакай районында шимбә «ВАЗ-2109» автомобиле кюветка төшеп киткән, нәтиҗәдә, бер пассажир үлгән, ә берсе зыян күргән. 18 июньдә Апас районында комбайн йөртүче кюветка төшеп киткән һәм аның гомере өзелгән.

Республикада июньнең 18 көнендә 390нан артык һәлакәт теркәлгән, аларда 35 кешенең гомере өзелгән һәм 500е җәрәхәтләнгән.