ТРда фәннең өстенлекле юнәлешләрен үстерү программасы турында җитештерүчеләр һәм банкирлар белән бергә фикер алышыначак

ТРда фәннең өстенлекле юнәлешләрен үстерү программасы турында җитештерүчеләр һәм банкирлар белән бергә фикер алышыначак

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген Министрлар Кабинеты Президиумының ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган утырышында 2006-2008 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасында фәндәге өстенлекле юнәлешләрне үстерү программасы буенча фикер алышынды.

Проектны ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Шамил Чабдаров тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, программаны тормышка ашыруның төп принцибы – республика өстенлекләре нигезендә инициативалы фәнни проектларны конкурслы сайлап алу, дип билгеләп узды. Кирәк булган финанслауның гомум суммасы 116 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән 2006 елга – 35 миллион сум, 2007 елга 38,5 миллион сум һәм 2008 елга 42,37 миллион сум . Шамил Чабдаров сүзләренә караганда, “программаны үтәүнең гомум нәтиҗәсе алга таба республиканың фәнни, инновацияле һәм кадрлар потенциалын дөнья һәм гомумромссия критерийлары нигезендә үстерү һәм сыйфатын тәэмин итү, республикада Татарстанның социаль-икътисади, интеллектуаль-рухи һәм мәдәни үсешен тәэмин итү өчен расланган максатлар һәм бурычларны хәл итү өчен фәнне нәтиҗәле файдалану булачак”.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, тәкъдим ителгән программада аны тормышка ашыруның төгәл һәм нәтиҗәле гамәлләштерү механизмы юк. “Документ без башкарырга тиешле эшләрне түгел, безнең мөмкинлекләрне күрсәтә”, - диде ул. Татарстан Фәннәр академиясе роле турында сөйләгәндә, ТР Хөкүмәте башлыгы аның фән һәм бизнес арасында бәйләүче звено булырга тиешлеген белдерде. Күп кенә компанияләр фәнни тикшеренүләргә акча салырга кирәклекне аңлый һәм моның белән шөгыльләнә дә инде, әмма бүгенге көндә бу системасыз башкарыла, дип билгеләп үтте ул.

Утырышта шулай ук күрсәтелгән акчалар фәнни потенциалны агымдагы тәэмин итү һәм саклап калуга гына җитә, ә эре проектларны тормышка ашыруга калмый дигән фикерләр дә әйтелде. Шул ук вакытта, галимнәр проектларның бәясен әйтә алмый, иң мөһиме – эшләрнең юнәлешен билгеләү, ә төгәл проектлар соңыннан барлыкка килер, дип уйлый алар.

Бердәм фикергә килә алмыйча, утырышта катнашучылар галимнәргә әйтелгән тәкъдимнәрне дә исәпкә алып, программаны эшләп бетерү өчен бирергә һәм аны киләсе утырышта, әмма киңәйтелгән составта, әйдәп баручы фәнни үзәкләр, предприятиеләр һәм банклар җитәкчеләре катнашында тикшерергә карар иттеләр. “Кешеләр моның кирәкле эш икәнен тоярга тиеш. Без әлеге эшкә бөтен кешене җәлеп итәргә телибез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.