Татарстанның Уралдагы даими вәкиллегендә зур фәнни симпозиум узды

Татарстанның Уралдагы даими вәкиллегендә зур фәнни симпозиум узды

(Екатеринбург, 19 июнь, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәрендә Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге эшли башлауга ун ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. 17 июнь көнне даими вәкиллек бинасында “Татарстан-Урал: гуманитар хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм стратегиясе” дип аталган дисциплинаара сипозиум булып узды. Симпозиум Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге, Россия фәннәр академиясенең Урал бүлегенә караган тарих һәм археология институты һәм Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге тарих институты тарафыннан оештырылды.

Биредә Екатеринбург, Казан, Чиләбе шәһәрләреннән килгән күренекле зур галимнәр, сәясәтчеләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Симпозиум ачык диалог рәвешендә узды. Катнашучылар тарафыннан төбәкара хезмәттәшлек нигезендә Россиядә федерализм үсеше үзенчәлекләре, этник төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләр, Идел-Урал киңлегендәге татар халкының этник һәм мәдәни үсеше кебек актуаль мәсьәләләр каралды. Чыгыш ясаучыларның күбесе төбәкара гуманитар хезмәттәшлекнең стратегик проектына зур әһәмият бирделәр. Алар фикеренчә, куркынычсызлыкны саклау һәм социаль киеренкелекне булдырмау кебек иҗтимагый әһәмияткә ия булган мәсьәләләрдә төбәкара гуманитар хезмәттәшлекне үстерү, бу эштә төбәкләрнең һәм Үзәкнең позитив факторларын куллану бик мөһим. Һәм, һичшиксез, галимнәр һәм сәясәтчеләр бер сүздә булып, бергәләп эшләргә тиеш.

Тыңлаучыларның игътибарын иҗтимагый үсештә Татарстан һәм Урал халкының этнокультуралы потенциалын куллануга юнәлтүчеләр дә булды. Мәскәү шәһәреннән килгән күренекле галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең мактаулы академигы Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов, Татарстан республикасының төбәкләрдәге даими вәкиллекләренең төп вазифасы татар милләтен саклап калу дип белдерде. Төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту буенча башкарылган эшләрнең барысы да шушы актуаль мәсьәләгә кайтып калырга тиеш, диде ул. Шуңа күрә этникара мөнәсәбәтләр контекстында Урал татарларының борынгы тарихын һәм мәдәни казанышларын ныклабрак өйрәнергә кирәк дигән карар кабул ителде. Әлеге тикшеренүләрне ике төбәкнең дә тарих институтлары тарафыннан уздырырга кирәк дигән тәкъдим кертелде.

Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Равил Бикбов фикеренчә, ачыктан-ачык диалог вакытында бик кирәкле һәм кызыклы фикерләр яңгырады. Аларны системага салып, гамәлгә кертү өчен әле эш күп. Равил Бикбов симпозиум ике төбәк арасындагы бәйләнешләрне үстерүнең яңа юнәлешләрен билгеләп, бик файдалы узды дип белдерде.