Татарстанның Әтнә районында шушы җирлек тарихында моңарчы күрелмәгән табигать бәла-казасы булды

Татарстанның Әтнә районында шушы җирлек тарихында моңарчы күрелмәгән табигать бәла-казасы булды

(Казан, 19 июнь,“Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Үткән атнаның шимбәсенә каршы төнендә Татарстанның Әтнә районы хуҗалыклары табигать бәла-казасына дучар булды. Биредә 20-25 минут дәвамында яуган боз бакчачылык, иген һәм терлек азыгы культураларын юкка чыгарды. Иң зур зыяны районның “Күшәр” хуҗалыгы күргән. Әтнә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәмит Галимҗанов сүзләренә караганда, күшәрлеләрнең барлык иген культуралары, шулай ук терлек азыгы мәйданнары тулаем юкка чыккан. “Ерганакларга агып бөялгән бозның биеклеге 50-55 сантиметрга җитте, барысын да фотога төшереп алдык”, - ди хуҗалыкның баш агрономы Тәлгать Садыйков. Шәхси хуҗалыклардагы бакчачылык культуралары да тәмам кырылып беткән.

Мондый табигать бәла-казасын биредәге 80-90 яшьлек өлкәннәр бөтенләй хәтерләми. Район үзәге булган Олы Әтнәнең үзендә боз шәхси йортларның тәрәзәләрен, хәтта өйне тышлаган заманча төзелеш материалы сайдингны да тишкәләп бетергән.

“Боз сугудан район буенча 8600 гектар җирдә чәчүлек культуралары бөтенләй яраксыз”, - ди Хәмит Галимҗанов. Хәзер район җитәкчелеге килгән зыянның төгәл суммасын исәпләтү өчен белгечләргә һәм ярдәм сорап республика хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә әзерләнә.