Татарстанда янгын куркынычлыгы чоры башыннан 106 гектардан артык урман янган

Татарстанда янгын куркынычлыгы чоры башыннан 106 гектардан артык урман янган

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда янгын куркынычлыгы чоры башыннан (1 апрель-16 июнь) ТР буенча Урман хуҗалыгы агентлыгы карамагындагы урманнарда 93 янгын чыккан. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Янгыннар урман хуҗалыгы, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәте бүлекләре көчләре белән сүндерелгән. Янгыннар кешеләр күпләп ял итәргә бару урыннарында, бакчачылык җәмгыятьләрендә чыккан. Соңгы вакытта янгын очраклары чокырлы урыннарда, юл янында, урман полосаларында арткан. Бу чүп-чар һәм үлән ягу, учак яндыру һәм тәмәке тартканда саксыз эш итү белән бәйле.

Шул уңайдан ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика урманнарында тәмәке тарту һәм учак ягу, шулай ук урман массивлары янында чүп-чарлар ягу тыелуын искә төшерә.