Татарстанда «Трактор» операциясе башлана

Татарстанда «Трактор» операциясе башлана

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елның 5 аенда Татарстанда трактор йөртүчеләр һәм үзйөрешле техника катнашында 14 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 2 кешенең гомере өзелгән һәм 15 кеше зыян күргән. Бу категориягә керүче транспортлар катнашында һәлакәтләр санын киметү максатыннан 20-30 июньдә республикада «Трактор» кисәтү операция-декадасы үткәрелә.

Агымдагы елда 4 һәлакәтнең исерек йөртүче гаебе белән булуын билгеләп үтәргә кирәк, ә 3 йөртүченең машина йөртү таныклыгы булмаган. Агымдагы елның май аенда Татарстанда трактор һәм үзйөрешле техника катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. Нәкъ шушы айда 6 юл-транспорт һәлакәте булган, бу 5 айда булган һәлакәтләрнең гомуми санының 43 процентын тәшкил итә. 2005 елда әлеге техникалар һәм башка механизмнар катнашында 76 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 22 кеше үлгән һәм 83 кеше зыян күргән.

«Трактор» операциясе барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре трактор һәм үзйөрешле техника йөртүчеләре арасында юлда йөрү кагыйдәләрен саклауларын күзәтү буенча эшләрне активлаштырырга планлаштыра. Моннан тыш, әлеге категория техникалары техник тикшерү үтәчәк.