Казанда төрле илләрдән татар яшьләре очрашачак

Казанда төрле илләрдән татар яшьләре очрашачак

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 21-25 июнь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында икенче Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Форумның төп максаты милли яшьләр сәясәте һәм аның үсеш стратегияләре концепциясен эшләүдән гыйбарәт.

Форум кысаларында “Глобальләшүнең дөньяви юнәлешләре шартларында татар телен саклап калу проблемалары”, “Заманча массакүләм мәдәният һәм милли үзенчәлеклелекне саклап калу проблемалары”, “Күпьяклы гармонияле шәхес формалаштыруда дини кыйммәтләрнең әһәмияте”, “Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмати технологияләр”, “Илнең иҗтимагый-сәяси тормышында татар яшьләренең роле” һәм “Татар гаиләсе: аны тудыру һәм заманча тормышка җайлаштыру проблемалары” кебек секцияләр эшләячәк. Секцияләрдәге фикер алышуларда исә, Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, БДБ, Якын һәм Ерак чит илләрдән татар җанлы яшьләр катнашачак. Кунак егетләр һәм кызлар Татарстан мәркәзенең мәдәни чараларында, шуларның иң мөһиме, Казан Сабантуенда да күңел ачачак.

Иртәгә шушы форум уңаеннан БТК БК бинасында журналистлар өчен матбугат конференциясе уздырыла.