Димитровград шәһәрендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды

Димитровград шәһәрендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды

(Ульяновски, 19 июнь, “Татар-Информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Димитровград каласында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Татар халкының хезмәт һәм җыр тантанасында мәркәзебез Казаннан мәртәбәле делегация катнашты. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, парламентның социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, ТРның Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Эмиль Фазлыев, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Хәмит Шәрипов, Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинанд Дәүләтшин республика җитәкчелегенең кайнар сәламен ирештерделәр. Татарстанның Аксубай районыннан быел да зур делегация килгән иде.

- Ут күршеләребезнең милли бәйрәменә менә берничә ел инде шатланып, ашкынып киләбез. Районыбызның сәүдә оешмалары халыкка төрледән-төрле таурларын тәкъдим итәләр. Спорт осталары исә милли уеннар һәм татарча көрәшне оештыруда ярдәм күрсәтәләр. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар дин вә канкардәшләребезне милли көй-моңнарыбыз белән сыйлыйлар, - диде Аксубай муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев.

Сабантуй сәхнәсеннән Аксубай төбәге үзешчәннәре белән беррәттән, татар эстрадасы йолдызлары – Татарстан Республикасының атказанган артистлары, “Алтын барс” премиясе лауреатлары Бәширә Насыйрова һәм Лилия Муллагалиева чыгыш ясады. Ә иң көчле алкышларга танылган баянчы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин лаек булды. Хәер, Димитровград шәһәренең “Сүнмәс йолдызлар” һәм “Карлыгачлар” ансамбльләре дә һич сынатмады.

Мәләкәс каласында яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм уңаеннан иң элек Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Морозов тәбрикләде. Димитровград мэры Александр Молочков та изге теләкләрен җиткерде, татар халкының бердәм һәм эшчән булуына чиксез соклануын белдерде.

Димитровград Сабан туе халкыбыз йолалары һәм гореф-гадәтләренә туры китереп үткәрелде. Тамашачының төп игътибары, әлбәттә инде, көрәш мәйданына юнәлдерелгән иде. Биредә Ульяновски өлкәсе пәһлеваннары да, күрше Татарстан батырлары да бил алышты. Ә иң киеренке көрәш Эмиль Мостафин, Олег Плисов, Владимир Зуйков, Радик Билданов һәм Рәшит Низамов кебек баһадирлар арасында барды. Сабан туеның абсолют батыры исемен Димитровград шәһәреннән Рәшит Низамов яулады. Шушы пәһлеванга Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов махсус приз – кыйммәтле видеокамера тапшырды. Радик Билданов та бүләксез калмады – ул затлы телевизорга ия булды.

- Барча халык зарыгып көтеп алган Сабантуй бәйрәмен быел да шәһәр хакимияте белән берлектә оештырдык. Финанс чыгымнарны татар эшкуарлары тулысынча диярлек үз өсләренә алдылар, - диде Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Риваль Идрисов.