Башкортстан татар балалары Казанда ял итеп кайтты

Башкортстан татар балалары Казанда ял итеп кайтты

(Уфа, 19 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан татар балалары – җәмгысе 16 кеше Казандагы “Милләтебез хәзинәләре” җәйге лагерендә ял итеп кайтты. Аларны бу күңелле сәяхәткә Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре алып барды.

БР “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Зәлия Ахунова сүзләренчә, быелгы балалар төркеме “Милләтебез хәзинәләре” лагерендә күңелле ял итеп кенә калмаган, ә төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган, истәлекле бүләкләр алып кайткан. Башкортстанның төрле районнарыннан һәм Уфадан тупланган балалар төркеме үзләре дә бик нык дуслашып, киләчәктә бәйләнештә торырга килешкән.

“Җырлау һәм биюдә дә, башка төрле иҗади бәйгеләрдә дә Башкортстан татар балалары башка төбәкләрдән килгән милләт балалары арасында күпкә сәләтлерәк икәнлекләрен күрсәтте, - ди З. Ахунова. – Шуңа да тирән горурлык кичереп кайттык бу сәяхәтнең җимешле нәтиҗәләреннән. Без былтыр да “Милләтебез хәзинәләре” лагеренә Башкортстаннан 13 бала алып барган идек. Анда да уку алдынгылары һәм төрле сәләтләргә ия кызлар белән малайлар барды һәм йөзгә кызыллык китермәде. Быелгы сәфәрдән дә киләсе елга Казанга тагын да күбрәк бала алып барырга кирәк, дигән фикердә кайттык”.