Бүген КДУ ның кайбер факультетлары абитуриентлар өчен җәйге әзерлек курсларын башлап җибәрде

Бүген КДУ ның кайбер факультетлары абитуриентлар өчен җәйге әзерлек курсларын башлап җибәрде

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казан дәүләт университеты Тарих факультетының укыту үзәге һәм татар филологиясе һәм тарихы факультеты каршындагы укыту үзәге абитуриентлар өчен әзерлек курслары үткәрү турында хәбәр итә.

Татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алырга теләүчеләр өчен дәресләр татар теле, татар әдәбияты һәм Россия тарихы фәннәре буенча уздырыла. 19 июньдә үз эшенә керешәчәк курсларда укуның бәясе – 3 мең сум. Курслар хакында 231-54-21 телефоны ярдәмендә ачыклык кертергә була.

Тарих факультеты исә, университетның теләсә-нинди гуманитар факультетына керүче абитуриентлар өчен, имтиханнарга әзерлек кысаларында түләүле курсларга йөрергә тәкъдим итә. Россия тарихы, җәмгыять белеме һәм рус теле һәм әдәбияты (инша) фәннәре буенча дәресләрне КДУның әйдәп баручы укытучылары көн саен 20 июньнән 15 июльгә кадәр уздыра. Курслар бәясе 5 мең сум. Тулырак мәгълүматны 231-52-05 телефоны аша шалтыратып белергә мөмкин.