Татарстан Хөкүмәте басма продукцияне сатуга ярдәм итү буенча юл картасын эшли

Татарстан Идел буе федераль округында матбугат киосклары белән тәэмин итү буенча соңгы урында тора.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте китап һәм басма продукция тарату системасын үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча юл картасын эшли. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика матбугат көне уңаеннан массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

«Дәүләт Советы депутатлары бу темага кушылырлар һәм махсус кибетләрдә газеталар һәм журналларны ваклап сату предприятиеләре өчен салым ярдәме мәсьәләләрен карарлар дип уйлыйм. Һәм, бәлки, закон инициативасы барлыкка килер», — диде парламент башлыгы.

Аның сүзләренчә, хәзер республикада 199 киоск эшли, шуларның 125е - Казанда. Татарстан Идел буе федераль округында матбугат киосклары белән тәэмин итү буенча соңгы урында тора.

«Бүгенге көндә Татарстанда вакытлы матбугат продукциясен сатуның бердәнбер мөһим механизмы булып аңа язылу тора. Башка - ваклап сату механизмы республикада тирән кризис кичерә. Ваклап сатуның яңа форматларын үзләштерүгә (азык-төлек булган һәм азык-төлек булмаган кибетләрдә, медицина учреждениеләрендә, „Татпотребсоюз“ системасы аша) карамастан, тиешле инфраструктураны, киосклар челтәрен үстермичә, хәлне тамырдан үзгәртү кыен», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе гомуми цифрлаштыру тенденциясенә карамастан, газета-журналларга элеккечә ихтыяҗ барлыгын искәртте. Моны социологик сораштырулар да раслый, алар нигезендә халыкның өчтән бере басма мәгълүмат чараларын актив укый.