Татарстан депутатлары корал әйләнешен катгыйландыру турында Думага мөрәҗәгать итәчәк

«2018 елда Керчьтагы вакыйгалардан соң, коралны 21 яшьтән генә сату турында Дәүләт Думасына закон инициативасы белән чыккан идек. Ул вакытта безне хупламадылар. Шул вакытта кабул ителгән булса, Казанның 175 нче гимназиясендә мондый бәла булмас иде», — диде Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы корал әйләнешен һәм наркотикларга каршы көрәш чараларын катгыйландыру буенча Дәүләт Думасына мөрәҗәгать белән чыгачак.

«Корал әйләнешен тәртипкә салу буенча мөрәҗәгать әзерләргә телибез. 2018 елда Керчьтагы вакыйгалардан соң, коралны 21 яшьтән генә сату турында Дәүләт Думасына закон инициативасы белән чыккан идек. Ул вакытта безне хупламадылар, кире кактылар. Шул вакытта кабул ителгән булса, Казанның 175 нче гимназиясендә мондый бәла булмас иде», — диде Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныштагы утырышта.

«Безне, шулай ук, халыкның наркотизациясе борчый. Закон инициативасы белән чыгачакбыз. Татарстан Президенты бездән шуны сорады, бу мәсьәлә буенча эшли башладык. Наркотикларны Татарстан аша йөртәләр. Кызганыч, бу процесска балалар күп җәлеп ителә. Шулай ук, социаль челтәрләрне дә фейклардан саклау буенча документлар әзерләячәкбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Башкортстан Дәүләт Җыены-Корылтай рәисе Константин Толкачев фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алуны сорады. Ул белем бирү оешмаларын саклау буенча законга үзгәрешләр кертү эшендә берләшергә тәкъдим итте.

Толкачев фикеренчә, мәктәпләр, балалар бакчаларын, башка мәгариф учакларын да бары тик махсус әзерлекле, коралы булган, һөҗүмнәргә каршы тора алырлык Росгвардия хезмәткәрләре сакларга тиеш. Ул моңа акча бюджетта каралган булырга тиеш, дип саный. Шул ук вакытта ул, һәр балага ОМОН вәкилен куеп булмавын, тәрбия процессында җитешсезлекләр булуын да таныды.

«Совет чорында мәктәпләрдә сак бөтенләй юк иде, ләкин балаларга беркем атмады, мәктәпләрне шартлатмады. Җинаятьләр кылучылар әллә каян килеп чыкмаган, алар да кайчандыр мәктәптә укыган. Күрәсең, тәрбия системасы, әхлакый кыйммәтләр сеңдерү системасы аксый. Бу дәүләт, ата-аналар, укытучылар гаебе дә. Бу мәсьәләне бергәләп чишү кирәк. Халык традицияләрендә һәрвакыт әхлаклылык нигезе булды», — диде Корылтай рәисе.