Казан Кремлендә ату коралы бирү кагыйдәләрен катгыйландыру идеясен хупладылар

Хәзер бөтен республика буенча утлы корал хуҗалары тикшерү уза.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Корал бирү һәм саклау кагыйдәләре яңадан каралырга һәм катгыйландырылырга тиеш, әмма барлык үзгәрешләрне Росгвардия һәм хокук саклау органнары белән берлектә эшләргә кирәк. Татарстан Хөкүмәте позициясе шундый.

«Закон проекты Росгвардия һәм хокук саклау органнары белән бергә эшләнәчәк, бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә дә карала. Инициатива тулысынча әзер булгач, анда безнең тәкъдимнәр дә булачак», — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, хәзер бөтен республика буенча утлы корал хуҗалары тикшерү уза. Һәрберсенә хокук саклау органнары вәкилләре киләчәк, алар игътибар ителергә кирәк булган кешеләрнең исемлеген төзиячәк.