Балык Бисәсенең Үри авылында мәдәни мирас һәм тарихи керәшен музее ачылган

Биредә бүгенге көндә 1018 экспонат исәпләнә.

(Балык Бистәсе, 19 май, «Татар-информ», «Авыл офыклары»). Балык Бистәсе районының Бирдебәк авыл клубы мөдире Евдокия Толстова Үри Чаллысы авылындагы йортта борынгы әйберләрдән тупланган музей булдырган.

Биредә бүгенге көндә 1018 экспонат исәпләнә.

Керәшен халкының милли киемнәре, көнкүрештә кулланыла торган җиһазлар, хәтта 1862 елгы йон эрли торган кабага кадәр бар монда.