Карелия мөселманнары шәһәр зиратында өмә үткәргән

Петрозаводск шәһәре мөселманнары шәһәр зиратын чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән чистарткан.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Карелиядә Петрозаводск шәһәре мөселманнары шәһәр зиратында өмә үткәрделәр. Бу хакта Россия мөселманнары сайты хәбәр итә.

Өмәдә зират территориясен чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән чистарттылар. Зират территориясендә койма баганаларын тәртипкә китерделәр.

"Мондый өмәләр үткәрү матур традициягә әйләнде һәм һәр елны эшкә кушылучылар саны арта бара", - диелгән хәбәрдә.